ГлавнаяИсполнителиАйфараКәүвәл авылы көе (Татар халык жыры)
название:

Кәүвәл авылы көе (Татар халык жыры)


автор:

Айфара


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 683 просмотра
Суда балык йөзәдер лә,
Су салкынын сизәдер шул, сизәдер.
Авылыбызда бер матур бар,
Үзәгемне өзәдер шул, өзәдер.

Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.

Шомырт кара чәчләре лә
Шомарадыр тараса, ай, тараса.
Күңелемә ял буладыр
Бер елмаеп караса, ай, караса.

Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.

Башыңа япкан яулыгың
Яңа яуган кар кебек, ай, кар кебек.
Йөзләрең тулган ай кебек,
Акылың сары май кебек, ай, май кебек.

Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кәүвәл авылы көе (Татар халык жыры)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен