ГлавнаяИсполнителиЗу-Ляй-ЛяТоманнар (караоке)
название:

Томаннар (караоке)


автор:

Зу-Ляй-Ля


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 681 просмотр
1) Ярлардан ярлар күренми, су өсләре – ак томан.

Чыгарсың кебек йөгереп шул ак томан артыннан.

Дәшсәм ишетәрсе кебек, кул сузсам да җитәр күк,

Сагышымны аңа салсам, томан алып китәр күк.

кушымта:

Томаннар аерып тора, томаннар тоташтыра,

Томаннар артыннан таба сиңа хисләр ашкына.

Томаннар аерып тора, томаннар тоташтыра,

Томаннар артыннан таба сиңа хисләр ашкына.

2) Килер синең дә хисләрең – томаннар килер алып.

Җибәр йөрәгең җылысын ак томаннарга салып.

Синең ярда ничек икән? Минем ярда ак томан.

Сине күкрәгемә кысып томанда басып торам.

кушымта:

Томаннар аерып тора, томаннар тоташтыра,

Томаннар артыннан таба сиңа хисләр ашкына.

Томаннар аерып тора, томаннар тоташтыра,

Томаннар артыннан таба сиңа хисләр ашкына.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Томаннар (караоке)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен