ГлавнаяИсполнителиНеизвестенЮксынам дисең син, нигә соң?
название:

Юксынам дисең син, нигә соң?


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 660 просмотров
Юксынам дисең син, нигә соң?
Гомерең узмаган бит әле.
Туган як туфрагын сагынып,
Әйләнеп авылга кайт әле.

Саф чишмә сулары, һавасы,
Тугае, болыны, урманы
Кочаклап алырлар үзеңне —
Әйләнеп авылга кайт әле.

Күзләрең ямансу, боеклар —
Алар да авылны сагына.
Кайгырма, моңайма, юксынма,
Әйләнеп кайт кына авылга.

Юксынам дисең син, нигә соң?
Гомерең узмаган бит әле.
Туган як туфрагын сагынып,
Әйләнеп авылга кайт әле.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Юксынам дисең син, нигә соң?" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен