ГлавнаяИсполнителиНеизвестенАңла минем йөрәгемне
название:

Аңла минем йөрәгемне


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1002 просмотра
Аңла минем йөрәгемне, 
Нигә аны син елатасың?
Кузләреңә яшләр тулды,
Ничек син аны аңлатасың?

Кузләреңне карлар күмде,
Оныткансыңдыр дисең мәллә. 
Бураннарның көче җитмәс
Мәхәббәтемне сүндерергә.

Юк-юк, ташлап китмә син,
Калдырма мине ялгызым.
Көт-көт, барыбер киләм мин,
Яши алмыйм мин берүзем.

Күз алдымнан китми минем
Синең нурлы карашларың.
Бу дөньяда сине язләп
Буранда да адашмадым.

Килер әле бер матур көн,
Кабат бергә без кавышырбыз.
Салкын җилләр артта калыр,
Ә без икәү бергә калырбыз.

Юк-юк, ташлап китмә син,
Калдырма мине ялгызым.
Көт-көт, барыбер киләм мин,
Яши алмыйм мин берүзем.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Аңла минем йөрәгемне" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен