название:
автор:
Талы талы.
автор:
Лилия Биктимирова и Фадис Ганиев
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 751 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Тәрәзә төбем исле гөл, Иснә, дустым, исле ул; Уртасында бер чәчәк бар — Өзмим, синең төсле ул. Талы, талы, Талы бөгелеп тора; Тагын бер күрәсе килеп, Үзәк өзелеп тора. Тәрәзә төбем исле гөл, Рәхәтләнәм исенә. Сәгать саен, минут саен Син төшәсең исемә. Талы, талы, Талы бөгелеп тора; Тагын бер күрәсе килеп, Үзәк өзелеп тора. Тәрәзә төбем исле гөл, Мин ярата торган гөл. Сине сагынып, җырлар җырлыйм — Сагынуымны шуннан бел. Талы, талы, Талы бөгелеп тора; — Тагын бер күрәсе килеп, Үзәк өзелеп тора
А как ты думаешь, о чем песня "Талы талы." ?