название:
автор:
Әнкәйләр сабырлыгы
автор:
Илдар Хакимов
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 718 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Барсына да ничек түзәсең син. Кайдан килә шундый сабырлык?.. Әнкәйләрдә булган сабырлыкка Кабат-кабат хәйран калырлык. Шатлыкларга ярсып шатланса да, Газапларга түзә тын гына… Еламый да әнкәй, зарланмый да — Күзләрендә сабыр моң гына. Гомереңнен авыр юлларында Җил-давыллар мәңге тынмады. Канатларың сынган чаклар булды, Сабырлыгың гына сынмады. Гомерләрең буе сабыр иттең, Аның да бит чиге буладыр — Күңелләрең тулса, иңнәремә Башларыңны салып ела бер. Еламый да әнкәй, зарланмый да, Газапларга түзә тын гына. Йөрәгендә, бәлки, мең ярадыр, Күзләрендә сабыр моң гына.
А как ты думаешь, о чем песня "Әнкәйләр сабырлыгы" ?