название:
автор:
Сагынганда ак болытка кара
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1500 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Сагынганда ак болытка кара, Ак болытлар булып мин агам. Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә, Күз яшьләре булып мин тамам. Сагынганда ак буранга кара, Ак бураннар булып мин явам. Ак бураннар адаштыра, димә, Адаштырган сине мин һаман. Сагынганда ак диңгезгә кара, Ак диңгезләр булып мин агам. Ярларына дулкын кага, димә, Йөрәгеңә килеп мин кагам.
А как ты думаешь, о чем песня "Сагынганда ак болытка кара" ?