ГлавнаяИсполнителиРәфинә Ганиуллина"Бәхилләшү"
название:

"Бәхилләшү"


автор:

Рәфинә Ганиуллина


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 648 просмотров
Каеннарның якты күләгәсе
Йөгерек дулкыннарда агышы.
Язлар белән, көздән хушлашмыйча,
Мәңгелеккә китеп барышым.

Аккан сулар кире кайтмый, диеп,
Җыр җырлыйбыз өзеп күңелне.
Яңгыр суы, тәүге кар сулары
Кире кайткан чишмә түгелме?..

Каен суы, каен җиләкләре,
Чабылмыйча калган печәннәр.
Аккан сулар киткән тургайларны
Кайтыр диеп, көтә, сөйгәннәр.

Аксан авылы моңлы-зарлы гомер,
Авыр сынау сине югалту.
Синең хакта җырлау минем өчен
Ялгыз җанга соңгы юату.

Сагыш белән кайгы гел янәшә,
Кемнең килү,кемнең китүе.
Язлар белән яңа гөлләр туар,
Гөлләр туар, ләкин син түгел...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня ""Бәхилләшү"" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен