название:
автор:
Жанынны канатып, каерма канатын!
автор:
Динар Фейсханов
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 797 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Пар чәчәкләр гөлдә, Пар аккошлар күлдә, Пар сандугач булса — җыр матур. Ярыңнан аерылып. Канатың каерылып, Калсаң сине кемнәр юатыр. Җаныңны канатып, Каерма канатың, Ташлама ярыңны, ташлама. Синекеннән артык Түгел кеше яры, Үз канатың бирмә башкага. Елгаларның яры Һаман парлы-парлы, Көн — кояшы, төннең ае бар. Парлыларны күреп, Үзәкләрен өзеп, Гомер итә аерым-аерылар. Җаныңны канатып, Каерма канатың, Ташлама ярыңны, ташлама. Синекеннән артык Түгел кеше яры, Үз канатың бирмә башкага. Бул син гел янында Кайгылы чагында, Шатлыгын да тигез бүлешеп. Күзләренә карап, Бер-береңне аңлап, Гомерләр итегез сөешеп. Җаныңны канатып, Каерма канатың, Ташлама ярыңны, ташлама. Синекеннән артык Түгел кеше яры, Үз канатың бирмә башкага
А как ты думаешь, о чем песня "Жанынны канатып, каерма канатын!" ?