ГлавнаяИсполнителиСалават ФатхетдиновЯзмыш (энкэйлэр яшь чагында)
название:

Язмыш (энкэйлэр яшь чагында)


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 756 просмотров
Әй бу сәер язмыш-
Кичә уналты-бүген алтмыш
Тиз укыла гөмер китабы…
Нигә яшьлекләрнен
Аңлыйбыз кадерләрен
Шул китапта узгач уртаны?

Кушымта:

Кайларга илтсәдә
Гөмер язмышларым-
Туганнарым минем җанымда.
Ә иске сүрәттә шук кечкенә малай
Елмая әнисе янында.
Әнкәйләрнең яшь чагында…

160 җитез атны,
Алып сатулашмый
Җиктем мин капот астына…
Тик сагынам хаман
Алмачуар атта
Чапканым Идел ярыннан

Сандугач җырлады,
Чишмәләр чыңлады,
Мин эзләдем хаклык читләрдә…
Тик ул гади хаклык
Гөмер буе балкып
Торган Әткәмнең күзләрендә…

(с) Ильназ Гараев

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Язмыш (энкэйлэр яшь чагында)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен