название:
автор:
"Мәңгелек мәхәббәт" (Р.Корбанов сүзл.,
автор:
Газиев Идрис
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1085 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Капларда йөрсәм дә, ни генә күрсәм дә, Иңемә тау хәтле төшсә дә авырлык: Бар ике юлдашым җанга көч алырлык — Әнинең күзләре, әтинең сүзләре, Әтинең сүзләре… Ул күзләр күңелнең сафлыгын күзәтә, Юлында ялгышсаң ул сүзләр төзәтә. Күк булып төбәлгән әнинең күзләре, Җил булып пышылдый әтинең сүзләре, Әтинең сүзләре. Хәерле юл теләп, калдылар кул изәп, Йөргәндә еракта юлларда ил гизеп. Беркайчан онытмам, җанымны җылыткан Әтинең сүзләрен, әнинең күзләрен, Әнинең күзләрен!
А как ты думаешь, о чем песня ""Мәңгелек мәхәббәт" (Р.Корбанов сүзл.," ?