название:
автор:
Рэхмэт сина энкэй
автор:
Гузель Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1380 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
1. Үстердең син, әнкәй, биш балаңны, Тидермичә җилгә-давылга. Мәшәкатьле тормыш сукмагында Бирешмәдең түздең авырга. Кушымта: Әнкәемә булган рәхмәтемне Ничек җиткерим соң, Ходаем?! Әнкәй саулыгына шөкер итеп, Тәңрем, сиңа дога кыламын. 2. Шатлыгың да булды, хәсрәтең дә, Изге булды һәрчак күңелең. Моңсуланма әле картлык диеп, Син бит лаек түгелең (түгелсең). Кушымта. 3. Сәламәт һәм озын гомер телим, Тынычлыкта үтсен картлыгың. Балаларың өчен бик зур бәхет - Ташып торса әнкәй шатлыгы. Кушымта.
А как ты думаешь, о чем песня "Рэхмэт сина энкэй" ?