ГлавнаяИсполнителиХәнәви ШайдуллинҖилфер-җилфер җил искәндә
название:

Җилфер-җилфер җил искәндә


автор:

Хәнәви Шайдуллин


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 633 просмотра
[bad word]  [bad word] tat_folk

Әхмәт Ерикәй сүзләре
Фәрит Хатыйпов көе

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Дулкын уйный күлләрдә.
Иркәмне иркәләгез, дип,
Үзем куштым җилләргә.

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Бөркән зәңгәр шәлеңне.
Иртән искән язгы җилдән
Сора минем хәлемне.

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Иелә-сыгыла бөдрә тал.
Җил шикелле кайттым, иркәм,
Тизрәк чыгып каршы ал.

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Тынгы белми ак каен;
Сагынып кайттым, кил яныма,
Кил, кояшым, кил, аем!..

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Җилфер-җилфер җил искәндә" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен