ГлавнаяИсполнителиГөлнара ИсмаеваЯлгыз тәкәрлек
название:

Ялгыз тәкәрлек


автор:

Гөлнара Исмаева


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1543 просмотра
Төнге ай нурында, якты күл ярында
Яктык без яшьлекнең учагын.
Син минем бердәнбер, мин синең бердәнбер.
Кил, бәгърем, кил, ачып кочагың.

Тәкәрлек, тавышың үзәк өзәрлек.
Бир канат очарга, күкләрне кочарга.
Юк чамам түзәрлек! Бир канат очарга,
Күкләрне кочарга, очарга...

Төн яна учакта. Мин синең кочакта.
Кал, бәгърем, кал, мәңге югалма.
Тәкәрлек тавышы ул йөрәк сагышы.
Син мине һич назлап югалтма.

Тәкәрлек, тавышың үзәк өзәрлек.
Бир канат очарга, күкләрне кочарга.
Юк чамам түзәрлек! Бир канат очарга,
Күкләрне кочарга, очарга...

Гомерем таңында, язмышлар ярында
Ишеттем тәкәрлек тавышын.
Шул кошның көен дә ишеттем көнендә,
Ишеттем үземнең язмышым.

Тәкәрлек, тавышың үзәк өзәрлек.
Бир канат очарга, күкләрне кочарга.
Юк чамам түзәрлек! Бир канат очарга,
Күкләрне кочарга, очарга...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ялгыз тәкәрлек" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен