ГлавнаяИсполнителиРадик ГазизовМахаббат яшкэ карамый
название:

Махаббат яшкэ карамый


автор:

Радик Газизов


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1321 просмотр
Мәхаббәт яшкә карамый,
Мәхаббәт хискә карый,
Яратуның гөнаһы юк, 
Кайчан сөйсәң дә ярый.

Мәхаббәт ул сайлап тормый,
Олысын да яшен дә
Мәхаббәт ул һәр гашыйкның,
Һәркемнең үз яшендә.

Карамый ул картлыгына,
Карамый яшьлегенә
Мәхаббәтнең яше булмый,
Була күз яше генә.

Узеңә насыйп мәхаббәт,
Сиңа ничә тулса да
Килә бит ул килә барыбер,
Килә кайчан булса да.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Махаббат яшкэ карамый" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен