название:
автор:
Үз –үземә сораулар еш бирәм, Җаваплары юк,
автор:
Indiva
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 987 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Үз –үземә сораулар еш бирәм, Җаваплары юк, синнән көтәм. Я әйт әле, нигә шулай була?.. Сөю китергән гөлем сула. Кичә генә син минеке идең, Кем гаепле, ник ташлап киттең? Я әйт әле, -бу төш кенә,- диеп. Мәхәббәтем көтә өзелеп. *** Кояш та миңа сүнгәндәй булды, Аем да каядыр югалды. Я әйт, нигә соң тормыш шаярды? Алтын алмам бит, эх, югалды... Башка бер кемгә ышана алмам, Я әйт, нигә әйтмәдең алдан? Синең мәхәббәт булган бит ялган, Хисләрдән яралы эз калган...
А как ты думаешь, о чем песня "Үз –үземә сораулар еш бирәм, Җаваплары юк," ?