ГлавнаяИсполнителиЛилия ХамитоваБУРАН ДУЛЫЙ, БУРАН ТЫНМЫЙ, БУРАНЫ УЛ ШУНДЫЙ КӨЧЛЕ АП-АК БУРАН ЭЧЛӘРЕННӘН КИЛЕП
название:

БУРАН ДУЛЫЙ, БУРАН ТЫНМЫЙ, БУРАНЫ УЛ ШУНДЫЙ КӨЧЛЕ АП-АК БУРАН ЭЧЛӘРЕННӘН КИЛЕП


автор:

Лилия Хамитова


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1047 просмотров
Калдың син ак бураннарда,
Ак буран эчләрендә.
Калдың инде бураннарның
Дулаган төшләрендә.
Урады да кочагыңа,
Урлады сины буран.
Ап-ак буран эчләрендә
Сине күргәндәй булам.

Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.

Ничек кенә тартып алыйм
Сине буран эченнән.
Үзем буран булыр идем
Килсә әгәр көчемнән.

Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.

Адашма, зинһар, адашма
Бураннар арасында.
Синсез калам бугай инде
Бураннар арасында.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "БУРАН ДУЛЫЙ, БУРАН ТЫНМЫЙ, БУРАНЫ УЛ ШУНДЫЙ КӨЧЛЕ АП-АК БУРАН ЭЧЛӘРЕННӘН КИЛЕП" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен