ГлавнаяИсполнителиМуса Җәлил"Ышанма" укый Фәнис Җиһанша
название:

"Ышанма" укый Фәнис Җиһанша


автор:

Муса Җәлил


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1572 просмотра
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Ул егылган арып», — дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
   Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.

Байрагыма каным белән язган
Антым чакыра алга барырга,
Хаккым бармы минем абынырга,
Хаккым бармы арып калырга?

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Алмаштырган илен»,— дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
   Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.

Илдән киттем ил һәм синең өчен,
Автоматым асып аркама.
Илемне һәм сине алмаштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала?

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Муса инде үлгән»,— дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
   Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
«Үлем» диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня ""Ышанма" укый Фәнис Җиһанша" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен