название:
автор:
Тамчылар тамар чаклар
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 943 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Тамчылар тамар чаклар, Ташулар агар чаклар; Бергә булган вакытларны Сәгатьләп санар чаклар. Кама буйлары тал-тирәк, Тирәксез җирләр сирәк. Яшьлек яздай шаулар, китәр, Сөеп калырга кирәк. Таллар уйлана инде, Бөре уяна инде; Язларында ялгыз йөрсәң, Йөрәкләр яна инде… Тамчылар тамар чаклар, Ташулар агар чаклар; Кадерен белгән кешегә Минутлап санар чаклар.
А как ты думаешь, о чем песня "Тамчылар тамар чаклар" ?