ГлавнаяИсполнителиАйнур-ИльшатЯлган мэхэббэт. Айнур Халиев сүз.,Ф.Аубакиров муз.©
название:

Ялган мэхэббэт. Айнур Халиев сүз.,Ф.Аубакиров муз.©


автор:

Айнур-Ильшат


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 964 просмотра
Ялган мәхәббәт”

Нигә  үптең диеп  иренемнән,
Нигә генә миңа кагылдың,
Синең әйткән моңсу сүзләренңнән,
Күзләремнән яшьләр агылды,
Ә кичләрен айга карыйм да мин,
Исләремә сине төшерәм,
Сине генә өзелеп сөйгәнемне,
Әйтеп булмады шул үзеңә...
Икәү йөри идек синең белән,
Җәйнең матур сихри төнендә,
Нигә генә әйттең шул сүзеңне
Телгәләдең йөрәк түремне.
Онытма син мине тормышыңда
Очраса да яхшы егетләр,
Барыр юлың гел чәчәктә булсын,
Кирәк түгел хәзер үгетләр !
Очрадың син минем тормышымда
Гашыйк булды сиңа куңелем,
Мин аңладым инде,сиңа хәзер
Минем башка  кирәк түгелен.
Эх,кызлар,сез нигә шундый икән,
Аңлап булмый сезнең холыкны,
Кичә генә мине үпкән идең,
Буген кочтың башка егетне ...!
Кушымта :
Синең күзләреңә мин карагач,
Сихри хисләр курдем мин анда,
Ләкин әйткәч соңгы сүзләреңне,
Яшәү яме бетте дөньяда !

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ялган мэхэббэт. Айнур Халиев сүз.,Ф.Аубакиров муз.©" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен