название:
автор:
Бэйлим-сутэм]
автор:
[Зо-лэй-лэ
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1262 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Кечкенәдән өзелеп сөйдем, өзелеп сөйдем мин сине, Гөрләп янган ут эченә жәлләми салдың мине. Бәйлим-сүтәм, бәйлим-сүтәм бәйләгән бәйләмемне. Бәйләгән атлар күк торам, белмисез хәлләремне. Бәйлим-сүтәм, бәйлим-сүтәм бәйләгән бәйләмемне. Бәйләгән атлар күк торам, белмисез хәлләремне. Сандугачым сайрады да оясына кермәде, Ашкынды яшь йөрәккәем – ни күрәсең, белмәде! Алма биреп ашатырлар – ашама, бәгырькәем! Дошман сүзләренә карап ташлама, җанкисәккәем! Бәйлим-сүтәм, бәйлим-сүтәм бәйләгән бәйләмемне. Бәйләгән атлар күк торам, белмисез хәлләремне. Бәйлим-сүтәм, бәйлим-сүтәм бәйләгән бәйләмемне. Бәйләгән атлар күк торам, белмисез хәлләремне. Кара бөдрә чәчләремне тарадым, урамадым, Тауга менеп, ташка басып кычкырдым, түзә алмадым. Бәйлим-сүтәм, бәйлим-сүтәм бәйләгән бәйләмемне. Бәйләгән атлар күк торам, белмисез хәлләремне.
А как ты думаешь, о чем песня "Бэйлим-сутэм]" ?