название:
автор:
Төннәрем йокысез үтә.
автор:
Марат Файрушин
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1023 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Төннәрем йокысез үтә. Вадим Усманов көе Әхмәт Ерикәй сүзләре Төннәр буе йоклый алмый ятам, Әллә чишмә челтрәп акканга? Әллә кошлар моңлы сайраганга? Әллә шомырт чәчәк атканда? Төннәр буе йоклый алмый ятам. Төннәр буе йоклый алмый ятам. Әллә күктә йолдыз балкыганга? Әллә җилләр шаулап искәнгә? Әллә юллар алга чакырганга? Әллә яшьлек үтеп киткәнгә? Әллә яшьлек үтеп киткәнгә? Төннәр буе йоклый алмый ятам. Төннәр буе йоклый алмый ятам. Әллә язгы хисләр ташыганга? Әллә нечкә күңел булганга? Әллә инде җирнең табигате Бар нәрсәдән матур булганга? Төннәр буе йоклый алмый ятам. Төннәр буе йоклый алмый ятам.
А как ты думаешь, о чем песня "Төннәрем йокысез үтә." ?