название:
автор:
Яши алырмынмы мин синсез
автор:
Гузэл Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1454 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Сине күрдем чишмә буйларында, Болыннардан кайтып барышлый. Без кавышып, гомер юлларында Яши алырбызмы ялгышмый?.. "Гомерлеккә ярым бул?"- дидең син, "Синсез, - дидең,- миңа күңелсез... Көтмәгәндә әгәр бер югалтсам, Яши алырмынмы мин синсез?" Иртән, кичен һаман уйларымда, Күз алдымнан йөзең югалмый. Очрашмыйча торган чакларымда Йөрәккәем тынгы табалмый... "Гомерлеккә ярым бул?"- дидең син, "Синсез, - дидең,- миңа күңелсез... Көтмәгәндә әгәр бер югалтсам, Яши алырмынмы мин синсез?" Кәгазь, каләм- минем кулларымда; Җырларымны сиңа багышлыйм... Гомерлеккә үкенечкә калма, Күп тиң парлар никтер кавышмый... "Гомерлеккә ярым бул?"- дидең син, "Синсез, - дидең,- миңа күңелсез... Көтмәгәндә әгәр бер югалтсам, Яши алырмынмы мин синсез?"
А как ты думаешь, о чем песня "Яши алырмынмы мин синсез" ?