ГлавнаяИсполнителиНеизвестенДулкын-дулкын булып кала
название:

Дулкын-дулкын булып кала


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1294 просмотра
Дулкын-дулкын булып кала
Агымсудан су алсаң.
Үкенерсең, Сылукаем,
Күз алдыңнан югалсам.

Айкала суларыгыз,
Чайкала суларыгыз.
Кайсы йолдызлар астында
Йөрүгән юлларыгыз?

Айның унбише булган,
Түгәрәкләнеп тулган.
Сагынырсың, саргаерсың —
Шул чагында мин булмам.

Айкала суларыгыз,
Чайкала суларыгыз.
Кайсы йолдызлар астында
Йөрүгән юлларыгыз?

Кашыңның каралары,
Тар икән аралары.
Синең кебек булса булыр
Сандугач балалары.

Айкала суларыгыз,
Чайкала суларыгыз.
Кайсы йолдызлар астында
Йөрүгән юлларыгыз?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Дулкын-дулкын булып кала" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен