название:
автор:
Насыйп ярым, балаларым!!!!!
автор:
Эльвира Хамматова
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1572 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Тормыш сәер, насыйп ярың Тия дә өлешеңә Әйләнә ул бу дөньяда Иң кадерле кешеңә. Насыйп ярым, балаларым Гомеремнең агышы Шул буладыр хатын-кызның Бәхет тулы язмышы. Мин яраткан яр үстергән Рәхмәтем кайнанама. Тигез тату яшәү рәхәт Бу өч көнлек дөньяда Насыйп ярым, балаларым Гомеремнең агышы Шул буладыр хатын-кызның Бәхет тулы язмышы. Биргәнеңә мең шөкер дип Канәгать язмышымнан. Өй түрләре нурга тула Балалар тавышыннан. Насыйп ярым, балаларым Гомеремнең агышы Шул буладыр хатын-кызның Бәхет тулы язмышы.
А как ты думаешь, о чем песня "Насыйп ярым, балаларым!!!!!" ?