ГлавнаяИсполнителиГүзәл УразоваБәллү бишек (демо-версия)
название:

Бәллү бишек (демо-версия)


автор:

Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1540 просмотров
БӘЛЛҮ БИШЕК

Өй башында бәллү бишек,
Кыңгыраулар эленгән.
Төшләремдә бик еш кына
Бәллү бишекне күрәм.
Кыңгыраулар эленгән...

Кушымта:
Өй башында бәллү бишек,
Бишектә нәни курчак.
Кыңгырауларның (??) сораулар:
Кайтыр микән балачак?

Өй башында иске бишек
Кадерлерәк барыннан.
"Бисмиллаһы" өебезгә
Бишек җыры сарынган.
Кадерлерәк барыннан...

Кушымта.

Өй башында изге бишек,
Барыбызны үстергән.
Әнкәм сөте, бишек җыры
Канат куеп, көч биргән.
Безне бишек үстергән...

Кушымта.

Кайтыр микән балачак?
Кайтыр микән балачак?
Кайтмас инде балачак...

 [bad word] [bad word] club3524919

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бәллү бишек (демо-версия)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен