ГлавнаяИсполнителиАлина Сафиуллина и Эльвира Хамматова -"Бэхетле язмыш"
название:

"Бэхетле язмыш"


автор:

Алина Сафиуллина и Эльвира Хамматова -


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 685 просмотров
Тормыш сәер, насыйп ярың
Тия дә өлешеңә
Әйләнә ул бу дөньяда
Иң кадерле кешеңә.

Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.

Мин яраткан яр үстергән
Рәхмәтем кайнанама.
Тигез тату яшәү рәхәт
Бу өч көнлек дөньяда

Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.

Биргәнеңә мең шөкер дип
Канәгать язмышымнан.
Өй түрләре нурга тула
Балалар тавышыннан.

Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня ""Бэхетле язмыш"" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен