ГлавнаяИсполнителиХэйдэр ГыйльфановТонбоек булэк итмэ(Т.Шэрипов м.,Я.Колмый ш.)
название:

Тонбоек булэк итмэ(Т.Шэрипов м.,Я.Колмый ш.)


автор:

Хэйдэр Гыйльфанов


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 734 просмотра
Тонбоек булэк итмэ

Тәлгать Шәрипов көе
Якуп Колмый сүзләре

Моңсу күлнең сылу төнбоегын
Кулларыңа тотып син көтмә.
Йөрәгемә сүнмәс ут кабызып,
Йөрәгемә сүнмәс ут кабызып,
Төнбоек бүләк итмә.

Төнбоек, төнбоек,
Нигә шулай син боек?
Әллә нигә, әллә нигә
Күңелемдә тынгы юк.

Төнбоек та чәчкәләрен йомып,
Боекмаса иде тын кичтә.
Төнбоектай боегасым килми,
Төнбоектай боегасым килми,
Төнбоек бүләк итмә.

Тибрәлдереп керсез күңелемне,
Төнбоеклар биреп җилкетмә.
Төнбоектай боек булма, дисәң,
Төнбоектай боек булма дисәң,
Төнбоек бүләк итмә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Тонбоек булэк итмэ(Т.Шэрипов м.,Я.Колмый ш.)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен