название:
автор:
Кура жилэк( New)
автор:
Ранис Габбазов
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1197 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Кура җиләк Зөфәр Хәйретдинов көе Сания Әхмәтҗанова сүзләре Кура җиләк пешкәндер дип, Чакырдың, урманнарга; Икәү бергә күмелдек без Хуш исле кураларга. Коела инде куралар — Җил үтте аралардан. Ялгызым йөрим адашып, Куралы аланнарда. Җем-җем яна кура җиләк — Җыймыйча булмый түзеп. Уч тутырып кура җиләк Ашаттың миңа өзеп. Коела инде куралар — Җил үтте аралардан. Ялгызым йөрим адашып, Куралы аланнарда. Иреннәрдә җиләк тәме — Моңаймый булмый түзеп. Кура җиләк кабат пешәр, Тик кем ашатыр өзеп? Коела инде куралар — Җил үтте аралардан. Ялгызым йөрим адашып, Куралы аланнарда.
А как ты думаешь, о чем песня "Кура жилэк( New)" ?