ГлавнаяИсполнителиЛилиана ИрназароваҖыр булып кайтырмын
название:

Җыр булып кайтырмын


автор:

Лилиана Ирназарова


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 975 просмотров
Син сөясең мине,ләкин инде
Син минеке түгел, минеке.
Үкенмим лә кабат очрашканга,
Мәхәббәтем сиңа саф иде.

Кушымта:
Алсу гөлләр булып, коя таштан,
Синең өчен чәчәк атырмын.
Моң булып уралып - күңелеңә,
Мин җыр булып сиңа кайтырмын!

Калдыр инде мине, газапланма ,
Җаннарынны бүлеп икегә.
Гомерләр бит ике килми, иркәм,
Акмый сулар, акмый кирегә!

Кушымта

Бәргәләнә җаным, өзгәләнә,
Язмыш сынаулары бик авыр.
Бу мәхәббәт уйлап күңелемдә,
Йөрәгемдә мәңге сакланыр.

Кушымта

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Җыр булып кайтырмын" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен