название:
автор:
Коймэ килэ ( тат.нар.песня)Keimya kilya
автор:
АЙГУЛЬ ХАЙРИ (AIGUL KHAIRY)
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 626 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Су буенда кыяк үлән, Кыеп аласы иде; Мәңге сагынмаслык итеп Карап каласы иде. Көймә генә килә генә, Көймә генә килә генә, Көймә генә килә генә, Эзе юк; Хаты гына килә генә, Сүзе генә килә генә, Сөйләшергә генә үзе юк. Мәк чәчәкләре коела, Былбыл кагынган саен; Мәк чәчәкләренә карыйм, Сине сагынган саен. Көймә генә килә генә, Көймә генә килә генә, Көймә генә килә генә, Эзе юк; Хаты гына килә генә, Сүзе генә килә генә, Сөйләшергә генә үзе юк.
А как ты думаешь, о чем песня "Коймэ килэ ( тат.нар.песня)Keimya kilya" ?