ГлавнаяИсполнителиХәния ФәрхиУтыр әле, әнкәй, яннарыма
название:

Утыр әле, әнкәй, яннарыма


автор:

Хәния Фәрхи


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1326 просмотров
Нурия Абдуллина көе һәм сүзләре

Туктап калдым тормыш юлларымда,
Утыр әле, әнкәй, яннарыма.
Кайгыларга нихәл (ничек) түзәем,
Серләремне кемгә сөйләем.

"Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр.
Шулай үтә инде ул бу тормыш,
Нык бул, балам, яшәргә тырыш!"

Киңәшеңне тотам, әнкәем,
Сабыр итә-итә яшәем,
Ник (ә, тик) шулай да минем чәчләремә
Еллар инде ап-ак карлар сибә?(.)

"Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр.
Шулай үтә инде ул бу тормыш,
Нык бул, балам, яшәргә тырыш!"

Кызым инде үсеп буйга җитте,
Тормыш үзәнненән атлап китте.
Улда миңа шулай килерме:
"Киңәш бирче, әнкәй!" — диярме?

"Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр.
Шулай үтә инде ул бу тормыш,
Нык бул, балам, яшәргә тырыш!"

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Утыр әле, әнкәй, яннарыма" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен