название:
автор:
Язмышны бәйләдек гомергә (Э Хаматнурова- Гулнара Шаймухаметова)
автор:
Айгиз Ахметов
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 942 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Очраттым да сине гашыйк булдым, Гомерлек яр булдың үземә. Сокланыплар һаман туя алмыйм, Ай-кояштай нурлы йөзеңә. Яшьлектә иң гүзәл таңнарда, Язмышны бәйләдек гомергә. Алтын балдак — вәгъдә билгесе, Яшик шулай бергә мәңгегә Мин бәхетле сине очратканга, Ходаема мең-мең рәхмәтле. Бары синең генә янәшәңдә, Таптым мин бит олы бәхетне. Яшьлектә иң гүзәл таңнарда, Язмышны бәйләдек гомергә. Алтын балдак — вәгъдә билгесе, Яшик шулай бергә мәңгегә Күңелемнең нурлы кояшы син, Гомеремнең тугры юлдашы. Саф мәхәббәт, тигезлектә булсын, Бәхетләргә илткән юл башы. Яшьлектә иң гүзәл таңнарда, Язмышны бәйләдек гомергә. Алтын балдак — вәгъдә билгесе, Яшик шулай бергә мәңгегә
А как ты думаешь, о чем песня "Язмышны бәйләдек гомергә (Э Хаматнурова- Гулнара Шаймухаметова)" ?