название:
автор:
Гашыйклар тавы
автор:
Мәсгүт Имашев
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1143 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Ниндидер моңнар бар, Ниндидер шомнар бар Каеннар, имәннәр шавында, Онытыйк шомнарны, Каршылыйк таңнарны Бергәләп Гашыйклар тавында. Без — тауның башында, Мәңгелек каршында — Гашыйклар очрашкан урында. Җанда — Ай нурлары Хисләр — саф, югары: Биектә — Киек каз юлында. Син әле янымда, Хушлашу таңында Сүз бирик изге җир алдында: Аерылган көннәрдә Булыйк гел үрләрдә, Булыйк гел Гашыйклар тавында!
А как ты думаешь, о чем песня "Гашыйклар тавы" ?