ГлавнаяИсполнителиСаз ансамблеКүпме күзләр күреп онытылган (Баянда Рифкать Гомәров)
название:

Күпме күзләр күреп онытылган (Баянда Рифкать Гомәров)


автор:

Саз ансамбле


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1472 просмотра
Күпме күзләр күреп онытылган,
Күпме йөзләр чыккан исемнән;
Күпме сүзләр киткән хәтеремнән?! —
Ә син һаман, һаман исемдә.

Ничә тапкыр гүзәлләрне күреп,
Мин минутлык хискә исердем.
Айныдым да, сөенеп туялмыйча,
Тагын сине искә төшердем.

Йөрәгемне, ахры, тутыргансың,
Башкаларга анда урын юк.
Күңелемдә синнән бүтәннәргә
«Сөям» дигән назлы җырым юк!

Ничә тапкыр гүзәлләрне күреп.
Мин минутлык хискә исердем.
Айныдым да, сөенеп туялмыйча,
Тагын сине искә төшердем.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Күпме күзләр күреп онытылган (Баянда Рифкать Гомәров)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен