название:
автор:
Син гомер агышларым
автор:
Саз ансамбле (Рифкать Гомәров)
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1074 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Акты ташып, акты ярсып кар сулары, Шулдыр инде язның ташып ярсулары. Акты безнең кар өстендә калган эзләр, Акты елап, икәү бергә салган эзләр. Син — гомер агышларым, Син — минем сагышларым, Син — минем шатлык идең, Югалту, табышларым. Син — минем сагышларым. Язлар килә, язлар китә, сулар ага, Көннәр ага, айлар ага, еллар ага Суларның да, айларның да, елларның да Агышыннан эзләр кала, эзләр кала. Син — гомер агышларым, Син — минем сагышларым, Син — минем шатлык идең, Югалту, табышларым. Син — минем сагышларым. Менә инде тагы җиргә карлар ява, Бөтен нәрсә туңган төсле кар астында. Ага сулар, айлар ага, еллар ага, Сине күрәм айлар, еллар карашында. Син — гомер агышларым, Син — минем сагышларым, Син — минем шатлык идең, Югалту, табышларым. Син — минем сагышларым.
А как ты думаешь, о чем песня "Син гомер агышларым" ?