ГлавнаяИсполнителиГөлзада СафиуллинаЯзлар җиткәч кайтырмын
название:

Язлар җиткәч кайтырмын


автор:

Гөлзада Сафиуллина


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 760 просмотров
Язлар җиткәч кайтырмын
Кошлар кебек талпынып…
Басылмасмы йөрәгемдә
Сагыш ялкыны…

Былбыл моңын тыңлармын
Таң атканда сызылып…
Сагындым, авылым,
Сине өзелеп…

Язлар җиткәч кайтырмын
Ташкын кебек ашкынып,
Ташкыннарга тиндәш булыр
Минем шатлыгым…

Ак каеннар каршылар
Юлларыма тезелеп…
Сагындым, авылым,
Сине өзелеп…

Язлар җиткәч кайтырмын
Узып җитез җилләрне…
Күргем килә яшьлек эзем
Калган җирләрне…

Салкын чишмә суларын
Эчәрмен мин иелеп…
Сагындым, авылым,
Сине өзелеп…

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Язлар җиткәч кайтырмын" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен