название:
автор:
Әнкәмнең догалары
автор:
(минус)
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1143 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
1) Догаларның күңелемнән Юк әле югалганы — Саклый мине, яклый мине Әнкәмнең догалары. Ташлама, әнкәй, ташлама Мине изге догаңнан. Ташласаң изге догаңнан Мин бәхетле булалмам. 2) Тылсымлы да, шифалы да Әнкәмнең догалары — Догаларның шатлык кына Китерә торганнары. Кырыс ла тормыш юллары, Авыр ла дөньялары! Хәлләремне җиңеләйтә Әнкәмнең догалары. 3)Кабатлыйм мин дә әнкәйдән Өйрәнгән догаларны. Җиткерермен түкми-чәчми Мин сезгә дә аларны. Ташлама, әнкәй, ташлама Мине изге догаңнан. Ташласаң изге догаңнан Мин бәхетле булалмам.
А как ты думаешь, о чем песня "Әнкәмнең догалары" ?