ГлавнаяИсполнителиМиназова ЗухраЭх, Арча читекләре
название:

Эх, Арча читекләре


автор:

Миназова Зухра


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 723 просмотра
Луиза Батыр-Болгари көе Наил Касыймов сүзләре

Читек кигән, иген иккән
Халкым элек-электән.
Читек кигән халкым күреп
Дошман борылып киткән.

Их, Арча читекләре
Чигүле, искитмәле.
Арча читекләре киеп
Урамнан бер үт әле.

Алма төшкән,чия пешкән,
Каюлы да, челтәрле.
Илдә итекләр күп булыр,
Читеккә соң җитәрме?!

Их, Арча читекләре
Чигүле, искитмәле.
Арча читекләре киеп
Урамнан бер үт әле.

Арча кызлары ник чибәр?
Читек кигәнгә чибәр.
Читек киеп уйнап, биеп,
Әйдә, бер җырлап җибәр!

Их, Арча читекләре
Чигүле, искитмәле.
Арча читекләре киеп
Урамнан бер үт әле.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Эх, Арча читекләре" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен