ГлавнаяИсполнителиФарид МифтаховБәхет кошы (Фарид Мифтахов көе Гульнур Айзат сүзләре)
название:

Бәхет кошы (Фарид Мифтахов көе Гульнур Айзат сүзләре)


автор:

Фарид Мифтахов


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1438 просмотров
Фарид Мифтахов көе Гульнур Айзат сүзләре

1.Бәхет кошын кемнәр күрде икән,
Кемнәр тотты аның канатын?
Шул бәхетне гомер буе куып
Кулларымны мең кат канаттым.
Кушымта:
Тоттырмады,очты биек-биек!
Күкләрнең дә җиде катына.
Мин дә очтым шул бәхетне эзләп
Тик бәхетле булу хакына.

2.Бәхет кошы!Нинди илләрдә син?
Кай якларда оя өлгерттең?
Өметләре сүнгән бик күпләрне
Өмет биреп кабат терелттең.

Кушымта:
Тоттырмады, кошым, очты биек!
Күкләрнең дә җиде катына.
Мин дә очтым шул бәхетне эзләп
Тик бәхетле булу хакына.

3.Бәхет кошым адаштымы юлын
Тарсындымы күген таулардан? 
Миңа килер , канат җилпер көнен
Мин көтәмен, көтәм яңадан.

Кушымта:
Тоттырмады,очты биек-биек!
Күкләрнең дә җиде катына.
Мин дә очтым шул бәхетне эзләп
Тик бәхетле булу хакына.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бәхет кошы (Фарид Мифтахов көе Гульнур Айзат сүзләре)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен