ГлавнаяИсполнителиНеизвестенКешегә гомерләр бирелә
название:

Кешегә гомерләр бирелә


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 796 просмотров
Кешегә гомерләр бирелә
Мең түгел, бары тик бер генә.
Кулымнан төшермәм мин сине
Җаныем төшермәм гомергә.

Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә,
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә,
И, Ходай, исәнлек бир син миңа (безгә).

Тиз үтә бу тормыш язлары,
Ә алда — салкыны, карлары.
Мин сине өшетмәм, туңдырмам,
Дөньяда онытма мин барын.

Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә,
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә,
И, Ходай, исәнлек бир син миңа (безгә).

Без икәү бербөтен: син дә мин,
Кайгы да, шатлык та гел уртак.
Йөрәкләр мәңгегә бәйләнгән,
Мәхәббәт — мәңгелек табышмак.
→ [bad word]  [bad word] 9/Ildar-Gadelshin/tekst-pesni-Ey-hodayiselek-bir-sin-bezge

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кешегә гомерләр бирелә" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен