ГлавнаяИсполнителиРезеда РахимуллинаУкытучы
название:

Укытучы


автор:

Резеда Рахимуллина


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 906 просмотров
Язгы кояш нурын сипкән кебек, 
 Яктыртасың барыр юлымны. 
 Акыл көчен өстәп хисләреңә, 
 Өләшәсең йөрәк җылыңны. 
 
 Кушымта: 
Укытучым, белем биреп, 
 Һәрчак алга әйдисең. 
 Күңелләрне күңелләргә, 
 Җепләр белән бәйлисең. 
  
Гел дөреслек синең күзләреңдә 
 Гел ихласлык синең җаныңда. 
 Кояш тирәсендә әйләнгәндәй. 
 Балаларың һәрчак яныңда. 
 
Кушымта: 

 Гадел, саф йөрәкле укытучым, 
 Иң зур хөрмәткә лаек син. 
 Аклык өстәп бала күңеленә, 
 Безгә үрнәк булып яшисең. 
 
Кушымта:

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Укытучы" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен