название:
автор:
Сары алма (Нафиса Сабиржанова суз,Людмила Аланлы кое)
автор:
Язгуль
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 695 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Сары алма Людмила Аланлы көе, Нәфисә Сабирҗанова сүзләре 1. Көзнең көләч бер көнендә Пәрәвезгә уралып, Җиләк-җимеш бакчабызда Йөрим уйлар уйланып. Кушымта: Минем көзге җимешем син, Сары алмам, алтыным; Хәзинәмнең иң олысы, Өмет итмим артыгын. 2. Исемеңне кушкан идем Алмагачның берсенә – Алмалары алтын-сары Төскә кергән, күрсәнә! Кушымта: Бердәнберем, җимешем син, Сары алмам, алтыным; Хәзинәмнең иң олысы, Өмет итмим артыгын. 3. Кышлар җитеп, көмеш белән Күмелсә дә җир өсте; Өстәлемне һәрчак бизәр Алманың алтын төсе. Кушымта: Бердәнберем, җимешем син, Сары алмам, алтыным; Хәзинәмнең иң олысы, Өмет итмим артыгын.
А как ты думаешь, о чем песня "Сары алма (Нафиса Сабиржанова суз,Людмила Аланлы кое)" ?