название:
автор:
Җиз кыңгырау моңнары (жиз кынгырау моннары)
автор:
Рөстәм Закиров (Рустам Закиров)
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 733 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Буран бурап, карлар күмә Кышның озын юлларын. Чың-чың итә, җил тузгыта Җиз кыңгырау моңнарын. Җиз кыңгырау - көмеш моңнар Уйлата синең хакта. Синең хактагы уйларым Яшьлеккә алып кайта. Уйлата синең хакта! Буран бурап, карлар күмә Кышның озын юлларын. Чың-чың итә, җил тузгыта Җиз кыңгырау моңнарын. Җиз кыңгырау моңнарында Үткәннең тавышлары. Очрашулар, кавышулар, Айрылу сагышлары. Үткәннең тавышлары! Чың-чың итә, җил тузгыта Җиз кыңгырау моңнарын. Кая алып бара икән Кышның озын юллары? Җиз кыңгырау тагып кына, >2 Атларда чабып кына, Килер идем яшьлегемнән >3 Тик сине алып кына. Атларда чабып кына!
А как ты думаешь, о чем песня "Җиз кыңгырау моңнары (жиз кынгырау моннары)" ?