название:
автор:
Кышкы урман аша юлым
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 817 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Кышкы урман аша юлым, Тирә-ягым тып-тыныч. Тантаналы тынычлыкта Артта гына куркыныч. Күзем төште бер җиргә, Тукта, анда кем тора. Туңган дөнья уртасында Ялгыз миләш утыра. пр. Ялгыз миләш янып тора, Ялгыз миләш,-2р Күзләремдә кан яше. Кемнәр өчен елый икән,-2р Ялгыз миләш тәлгәше.-2р Әллә мине табалмаган, Әллә сине югалткан. Миләш телен белмәем шул, Аңламас шул, юатсам. Гомеремнең бер мизгеле- Урман аша юл үтте. Туңып барган йөрәгемне Ялгыз миләш җылытты.
А как ты думаешь, о чем песня "Кышкы урман аша юлым" ?