название:
автор:
Су юлы (минус)
автор:
Сомбел Билалова
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 868 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Әйдә, иркәм, алып барам Чишмәләргә, суларга(2) Чишмәләрдән су алганда Су чәчрәтеп уйнарга. Ай, җаныем, суларда Су чәчрәтеп уйнарга. Суда сусар йөзә микән, Салкын суга салмыйча?(2) Син бәгъремне сагнып көтәм, Юлдан күзем алмыйча. Ай, җаныем, суларда Су чәчрәтеп уйнарга. Суда сусар йөзәдер лә, Сулары сай булса да (2) Бәгърем, хатлар язсана Өч кенә юл булса да. Ай, җаныем, суларда Су чәчрәтеп уйнарга. Су буенда акбүз атлар Бар да каеш нукталы (2) Сагынмамын, димә, җаныем, Сагынырсың, туктале. Ай, җаныем, су юлы, Бик сагындым бу юлы. (2)
А как ты думаешь, о чем песня "Су юлы (минус)" ?