ГлавнаяИсполнителиТимербаевлар Фарида+РобертКаен жиляге
название:

Каен жиляге


автор:

Тимербаевлар Фарида+Роберт


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1243 просмотра
Каен җиләге
Роберт Тимербаев көе Гөлфия Юнысова сүзләре

Ак каенның җырын тыңлап үскән каен җиләге,
Үскән каен җиләге, үскән каен җиләге.
Каен җиләген җыйыйк әле акланнарга кил әле,
Акланнарга кил әле, акланнарга кил әле.

Эшләреңне онытып тор,
Елмаяле, көл әле.
Гомер буе өметләнеп
Көтеп алган көн әле.

Җиләк белән сыйлармын дип сине көтәм мин әле,
Сине көтәм мин әле, сине көтәм мин әле.
Татлы каен җиләгенең тәмен татып бел әле,
Тәмен татып бел әле, тәмен татып бел әле.

Эшләреңне онытып тор,
Елмаяле, көл әле.
Гомер буе өметләнеп
Көтеп алган көн әле.

Их, тагы да уңыр микән быел каен җиләге,
Быел каен җиләге, быел каен җиләге?
Икеү җыйган җиләк тәмен онытканым юк әле,
Онытканым юк әле, онытканым юк әле.

Эшләреңне онытып тор,
Елмаяле, көл әле.
Гомер буе өметләнеп
Көтеп алган көн әле.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Каен жиляге" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен