название:
автор:
Син сиюдэн чибэр
автор:
Зиннур
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1157 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Бәхет ачкычлары таптыңмы, Әллә оҗмах кошы тоттыңмы? Йә булмас әкият егете Юлларыңа үзе чыктымы? Йолдызлар күп, бик күп, санасаң, Матурлар күп, бик күп, сайласаң. Син сөюдән, чибәр, күз тияр, Йөзләреңә тутырып карасаң. Тәгәрәсен гөмер юлларың, Сикерсеннәр айлар елларың, Сөю патша булган илләргә Алып барсын сине юлларың. Йолдызлар күп, бик күп, санасаң, Матурлар күп, бик күп, сайласаң. Син сөюдән, чибәр, күз тияр, Йөзләреңә тутырып карасаң. Юлдаш булып сиңа иң элек Янәшәдән барсын изгелек. Йөзләреңә чыккан бәхетең Була күрсен берүк гөмерле. Йолдызлар күп, бик күп, санасаң, Матурлар күп, бик күп, сайласаң. Син сөюдән, чибәр, күз тияр, Йөзләреңә тутырып карасаң.
А как ты думаешь, о чем песня "Син сиюдэн чибэр" ?