ГлавнаяИсполнителиРафаэль ЯкуповМэхэббэт бер тамаша
название:

Мэхэббэт бер тамаша


автор:

Рафаэль Якупов


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1495 просмотров
Ашыгып нигә соң
Мәхәббәт килә соң?
Әрнетә йөрәкне сагышы...
Яралап нигә соң,
Мәхәббәт китә соң?
Чагыла йөрәктә ялгышы...

Нигә соң, нигә соң йөрәкләр әрни соң?
Бик күпләр сагылып төшәләр?
Нигә соң, нигә соң йөрәкләр армый соң?
Бер-берсен сагынып дәшәләр...

Көн туса, юксына
Тыңгылык юк сиңа
Мәхәббәт бер гаҗәп тамаша...
Ярата-яратмый,
Төн буе йоклатмый,
Бер башта мең сорау кайнаша.

Ашкына ниләргә
Серләрен сөйләргә
Гашыйклар шул айлы кичләрдә...
Мәхәббәт сөйдерсен,
бәхетләр китерсен,
Йөздереп йөрәкне хисләрдә...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мэхэббэт бер тамаша" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен