название:
автор:
Манара бэете (татар халык жыры)
автор:
Ильгиз Шайхразиев
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1155 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Әй, манара, ай урагың, Каршы икән кыйблага; Ничә еллар: «Зәкер тәсбих», Әйттә идең Аллага. Әй, манара, ничә еллар Син утырдың нур булып; Сине кисеп төшергәннәр Йөрсен инде хур булып. Әй, манара, исемеңне Бигрәк матур куйганнар; Әгәр телгә килгән булсаң, Куркыр иде дошманнар. Әй, манара, айларыңны Кемнәр кисеп киткәннәр? Бер эчәрлек һәммер өчен Yзәгеңне өзгәннәр. Биек-биек манараны Монафикълар сүтәләр, Ахырәттә монафикълар, Тәмугына китәрләр. Мәчет әйтә халыкларга: «Мине ашыгып сүтмәгез; Минем турдан узган чакта Дога кылмый китмәгез!»
А как ты думаешь, о чем песня "Манара бэете (татар халык жыры)" ?